Сарман районы эш белән тәэмин итү һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре "Безнең заман" республикакүләм конкурсында призлы урыннар алды

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Сарман эш белән тәэмин итү узәге һәм "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы "Безнең заман" IV ел саен үткәрелә торган яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә катнашты. Әлеге чара 7 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр Түбән Камада булып узды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча учреждение командалары "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә 1 нче урынны, "Хореография"номинациясендә 3 нче урынны яулады.

Ике коллективка да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, җиңүчеләр Казанда 10-13 ноябрь көннәрендә узучак супер финалга чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International