Пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарны Лениногорск хезмәт базарындагы хәл белән таныштырдылар

2016 елның 8 октябре, шимбә

Шушы көннәрдә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "ЛМР" муниципаль белем бирү башкарма комитеты белән берлектә Өлкәннәр көне кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Аерым игътибар пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән граждангарга бирелде.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга түбәндәге 18 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килде: «Оптовик» СҮ ҖЧҖ, «Лениногорское УТТ» ҖЧҖ, «Колос» ҖЧҖ, «Арго» ҖЧҖ, «Мехуборка Юго-Восток» ҖЧҖ, «НПФ Модуль» ҖЧҖ, «Шифа» ҖЧҖ, Тукаев Р.Г. ШЭ, «ДОСАФ», «Водоканал» ҖЧҖ.

Әлеге ярминкәдә сатучы-консультант, грузчик, маляр, пешекче, кондитер, кладовщик, машина йөртүче, җитештерү мастеры, җиһазлар ремонтлау буенча слесарь, биналар ремонтлау һәм комплекслы хезмәт күрсәтү белгече һ.б. һөнәрләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.

Ярминкәгә барлыгы 147 кеше килгән иде. Чара нәтиҗәләре буенча 36 кешегә алга таба эшкә урнашуга юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International