Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 18 нче октябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 181 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 103 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечен тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35 220 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 466 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 868 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 430ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 83 граждан оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.