Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.
Эш бирүчеләр гражданнарга түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: йөкче, хезмәт биналарын җыештыручы, тегү җиһазы операторы, өлкән сакчы һәм башкалар.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 16 кеше килгән иде, шуларның 5енә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.