Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе бүлеге инспекторы Лилия Фәрхетдинова Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында профилактик әңгәмә оештырды.
Уен формасында инспектор балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлады. Шулай ук, балалар юлда килеп чыккан төрле вакыйгалар турында видеороликлар карады.
Профилактик чара ахырында балаларга җәяүлеләр белешмәлеге тапшырылды.