Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Кукмара районында янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсе күтәрелә

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Балтач һәм Кукмара районы буенча профилактик эшләр һәм күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йортында булып кайтты.

Рейдлар кысаларында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, гаилә әгъзаларына белешмәлек тапшырылды. Моннан тыш, 18 социаль куркыныч хәлдә булган гаиләнең фатирында янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International