2016 нчы елның 18 нче октябрь көненә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 691 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 16 кешегә азрак.
Шулай ук, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 378, 1098, 185 һәм 393 эшсез кеше теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Яр Чаллыда эшсезлек саны арту күзәтелә, Менделеевскта исә, эшсез гражданнар саны үзгәрмәде.