Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Киләчәккә билет" конкурсының беренче сайлап алу этабының комиссия утырышы узды. Әлеге чара 23 нче сентябрьдән 13 нче октябрьга кадәр дәвам итте.
Исегезгә төшерәбез, “Киләчәккә билет” һөнәрләр турында иншалар Республикакүләм конкурсы Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
1 нче урын Дарья Баркалова (2 нче лицей 8 класс укучысы) һәм Мария Мазловага (Подгорненск гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы) бирелде.
2 нче урынга Яна Часовская (2 нче лицейның 10 класс укучысы) һәм Богдан Егоров (Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Кадет мәктәп-интернатының 5 нче класс укучысы) лаек булды.
3 нче урында Сабина Матвеева (Акбаш гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы) булды.