Зәй "Шатлык" үзәге хезмәт коллективы эш йомгаклары буенча фикер алышты

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бүген Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләр җыелышы узды. Чарада Зәй районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина катнашты.

Очрашуда 2016 елның 9 айлык вакыт эчендә ирешелгән эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды. Моннан тыш, 2016 һәм 2017 елның дүртенче кварталына бурычлар да билгеләнде.

Чара ахырында Эльмира Хуҗина хезмәткәрләргә көндәлек авыр хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International