Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре үз эшендә "Куркынычсызлык кагыйдәләре" интерактив тактасын актив куллана.
Әлеге яңа җиһаз балаларның белемен ныгытырга һәм системалаштырырга өйрәтә. Шулай ук, стенд тәрбиячеләргә балаларда игътибарлык, юлда үз-үзеңне тотытырга өйрәтүдә зур ярдәм курсәтә.
Үзәк тәрбиячесе Ольга Гущина сөйләвенчә, әлеге җиһазлар балаларның белем һәм сәләт дәрәҗәсен күзәтергә дә булыша.