Республикакүләм "Киләчәккә билет" иншалар конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 21 октябре, җомга

Кичә Түбән Камада Республикакүләм "Киләчәккә билет" иншалар конкурсының комиссия утырышы узды. Әлеге утырыш гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылар арасында җиңүчеләрне билгеләү максатыннан оештырылды. Жюри игътибарына 92 эш тәкъдим ителде, шуларның 49ы әсәр, 5се шигырь, 31 картина (рәсем), 7се видеоролик формасында иде.

Конкурс комиссиясе карары буенча 18 җиңүче сайлап алынды.

2016 елның ноябрь-декабрь айларында муниципаль дәрәҗәдә 1 нче сайлап алу этабының җиңүчеләр һәм призерлары игълан ителәчәк, барлык катнашучыларга да сертификат тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International