“Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” пилот проекты кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән мәгълүмати очрашу оештырды.
Очрашу барышында әлеге проектны гамәлгә ашыру кагыйдәләре, үз карамагына өлкән кешене алучы гражданнар категориясе, килешү төзү, аның таләпләре һәм шартлары яктыртылды.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар тапшырылды.