Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең төп юнәлешләренең берсе булып балаларга әхлакый, патриотизм, толерантлык, хокукый тәрбия бирү тора.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үзәк белгечләре тарафыннан "Минем дөнья, минем илем, минем дусларым!" дип исемләнгән танып белү программасы әзерләнгән иде. Чарада социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар катнашты.
Дәрес барышында укучылар истәлекле даталар турында белде, дәүләт бәйрәмнәрен искә төшерде, Россиянең символикасы белән танышты, уеннарда катнашты.
Аннары катнашучылар "Кече Ватан" музеена барды. Балалар игътибарына декоратив-предмет сәнгате, Татарстан Республикасы халыклар костюмы, документаль чыганаклар, алар арасында белешмәлекләр, энциклопедия, Коръән, хрестоматия һәм башка истәлекле предметлар күрсәтелде.