"Минем һөнәрем..." һөнәри юнәлеш бирүче конкурсы кысаларында "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанда булып кайтты. Биредә балалар “Асылташ корольлегендә бунт” дип исемләнгән тамаша куйды.
Балалар социаль хезмәткәр, модельер, автомеханик, каравылчы кебек һөнәрләр тәкъдим итте.
Автоград командасы исә укытучы һөнәрен тәкъдим итте. Балалар зур энтузиазм белән үз ролен уйнап, тамашачылардан һәм жюри әгъзаләреннән алкышлар алды.