17 ноябрь көнне сәгать 14:00дә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль тернәкләндерү бүлкчәсе карамагындагы өлкәннәр белән «Хәрәкәттә бәрәкать» исемле күңел ачу кичәсе үткәрелде. Әлеге чара масса-күләм чаралар оештыру белгече Валиева А.М. тарафыннан оештырылды.
Кичәдә барлык өлкәннәр төрледән төрле җитезлек, җиңеллек конкурсларында чыгыш ясап, җырлап, биеп актив катнашты.