Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% ны тәшкил итә

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 049 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 141 кешегә азрак.

Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68%ны тәшкил итә.

Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 31 645 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 3754 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.

Барлыгы атна хисабына буенча 692 эшсез граждан булган, шуларның 329 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 61 кеше саналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International