Татарстан Республикасы җыелма командасы Мәскәү шәһәрендә 2016 елның 18-19 ноябрь көннәрендә узачак инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" II Милли чемпионатында катнашуга әзерләнә. Татарстан вәкилләре түбәндәге компетенцияләрдә үзләрен сыныйчак: пешекче, ландшафтлы дизайн, кирпеч салу, кондитер эше, маляр эше, фотография, программирование.
Команда составында төбәк конкурсларында җиңүчеләр, шул исәптән күрү буенча 1 төркем инвалиды, республикакүләм сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең Алабуга филиалы социаль педагогы Игорь Бурдин керәчәк.
Оештыручылар сүзләренә караганда, инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык конкурсларын уздыру һөнәри юнәлеш бирү системасын тудыру, җәмгыятьтә инвалидлыгы булган кешеләр өчен адаптация һәм интеграциядә социаль яктан ярдәм итә.