Бүген Казан шәһәре Совет районы буенча эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада 4 предприятие һәм оешманың түбәндәге кадрлар вәкилләре катнашты: Трепаза-17 ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, Казан шәһәре Совет районы буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлеге һәм"КазХимНИИ" АҖ.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 187 граждан килгән иде. Эш эзләүчеләргә инженер, телемаркетинг бүлеге операторы, официант, пешекче-универсал, электрик, механик, наводчик танка, наводчик БТР, сапер, снайпер, менеджер, технолог, шофер-экспедитор, клейщик, тегүче кебек һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде.
29 кешегә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
Шулай ук чара барышында катнашучылар хезмәт базарындагы хәл, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелгән комплекслы хезмәтләр белән танышты.