17 ноябрь көнне “Шатлык”приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Сәламәт яшәү рәвеше”дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты булып балаларның сәламәт яшәү турында уйланырга ярдәм итү торды. Мәктәп яшендәге балалар сәламәтлеккә карашын белдерде, мөһим кагыйдәләр белән танышты. Дәрестә, шулай ук, сәламәтлекне саклаучы һәм җимерүче гадәтләр турында да фикер алыштылар.