Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан бүген Яр Чаллыны «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган интеллектуаль уен “Брейн Ринг – 2016” үткәрелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасының чираттагы күчмә чарасы узды. Учреждение белгечләре Кирельск, М. Каратай, Уразлино һәм Салтыганово авылларында гөмер итүче мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның йортларында булып кайтты.
“Гаиләләрнең социаль тотрыклылыгын яхшырту” проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алуга республика конкурсында җиңүче дип игүлан ителде.
Иртәгә Республика башкаласында эшсез гражданнар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге мөдире Мухутдинова Ангелина Альберт кызы Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән «Сәламәтлеге чикле булган балалар һәм аларның җәмгыятьтәге проблемалары» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында Чистай психоневрологик интернат-йорт командасы спорт ярышларында актив катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Кама Аланы администрациясе белән берлектә инвалид балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрде.
Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 5 нче № изоляторында булып кайтты.
Арча “Мәрхәмәтлек” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында “Ихлас күңелдән” дигән акция оештырды.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спектакльга бару оештырды.