Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Кама Аланы администрациясе белән берлектә инвалид балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрде.
Кечкенә кунакларны Кама Аланы башлыгы урынбасары Татьяна Краснова һәм "Веста" үзәгенең социаль белгече Татьяна Удирякова сәламләде.
Чара яшь артистларның күңелле концерт номерлары белән башланып китте. Аннан соң балалар белән спорт эстафетасы уздырылды.