“Гаиләләрнең социаль тотрыклылыгын яхшырту” проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алуга республика конкурсында җиңүче дип игүлан ителде.
Әлеге проект гаилә мөнәсәбәтләрендә җаваплы булу, гаиләдә тәрбия функцияләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
3-4 декабрь көннәрендә "Зәңгәр Күл" балалар сәламәтләндерү лагере базасында заезд булып узды. Әлеге чарада 21 гаилә катнашты. Ике көн дәвамында балалар һәм әти-әниләр өчен психологик тренинглар үткәрелде.
Катнашучылар ял итеп, вакытын файдалы һәм кызыклы уздырды.