Иртәгә Республика башкаласында эшсез гражданнар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чарада "Крутушка Шифаханәсе" АҖ, "Федераль почта хезмәте" ҖЧҖ, "№7Шәһәр сырхауханәсе", "№3Шәһәр сырхауханәсе", "Таттелеком" һәм башкалар катнашты. Эш бирүчеләр 1066 вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәк.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе сәгать 10.00-14.00, Казан шәһәре, Университетская ур., 27 йорт адресы буенча узачак.
Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтеләчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 562-48-16.