Яр Чаллы «Изгелек» үзәгендә интеллектуаль уен үткәрелде

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан  бүген Яр Чаллыны «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган интеллектуаль уен “Брейн Ринг – 2016” үткәрелде.

Бу чара “Эфир” телеканалында кызыксыну уятты. Биредә алтышар кешедән торган биш команда катнашты. Уенда иң кыю, көчле, белемле һәм җитез мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International