«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге мөдире Мухутдинова Ангелина Альберт кызы Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән «Сәламәтлеге чикле булган балалар һәм аларның җәмгыятьтәге проблемалары» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты.
Түгәрәк өстәлдә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ш. Ганибаев, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе М.Н.Садыкова, Казан шәһәре Думасы депутаты, 7-нче номерлы балалар сырхауханәсе баш табибы Т.М.Чернова, «Яшь гвардия » оешмасы җитәкчесе Ю.В. Шерпутовский, Яңа Савин районының социаль яклау бүлеге белгече Е.В. Устимова катнашты.
Әңгәмә барышында максатчан программаларны һәм Казанда гамәлгә ашырыла торган проектларны үстерү, сәламәтлеге чикле булганнарны диспансерлаштыру, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән эшләү, мәгълүмат җитмәү , психологик проблемалар турында фикер алышынды.
Шулай ук ата-аналар мөмкинлекләре чикле булган балаларны укыту проблемалары һәм инвалид балаларның ата-аналары оешмасын оештуры турында сораулар бирә алды.