ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Республикада төрле чаралар уза.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасы кысасында “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен приют укытучылары тозлы камырдан поделкалар ясау буенча мастер-класс оештырды.

 

Шушы көннәрдә ел саен уздырыла торган Инвалидлар Декадасы кысаларында "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы юстициясе министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре инвалидларына юридик консультация күрсәтү оештырылды.

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары социаль-мәдәни чаралар үткәрде.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Юбилейный" спорт комплексы базасында "Мөмкинлекләр чикле, сәләт чиксез" дип исемләнгән спорт чарасы оештырды.

 


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Инвалидлар Декадасы кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

 

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция режимында Минзәлә районы гражданнарын кабул итү үткәрде.

 

 

"Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ТР Төбәк иҗтимагый инвалидлар оешмасы белән берлектә Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чара оештырды.

 

Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан  бүген Яр Чаллыны «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган интеллектуаль уен “Брейн Ринг – 2016” үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International