ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Әлмәт "Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  белгечләре өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире белән берлектә 9 нчы декабрь көнне  Кама-Исмәгыйль авылына бардылар.

 

Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе оештырылачак.

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина Кама Аланы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен танып-белү чарасы уздырды.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  2016 елның 5 декабренең 1957 саны астындагы  " Коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар турында" боерыгын үтәү йөзеннән,  Әлмәт муниципаль районындагы   "Кайгырту” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планын раслады.

 


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан волонтерлар катнашында акция оештырылды.

 

Инвалидлар декадасы башлану белән Мамадышта игелекле эшләр марафоны старт алды. Традиция буенча хәйрия кампаниясенә оешма-предприятие коллективы, шәхси эшмәкәр, хәйриячеләр ярдәм итте. Марафон уздыруда актив рәвештә социаль яклау бүлеге һәм "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге катнашты.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кинолекторий узды.

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Арча тернәкләндерү үзәгендә укучылар сараеннан бер төркем “Нәни артистлар” кунакта булды.

Инвалидлар Декадасы кысаларында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә хәйрия акциясе уздырды.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә физкультура инструкторы җитәкчелегендә пенсионерлар арасында боулинг буенча турнир үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International