"Опека" үзәгендә Коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрелде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  2016 елның 5 декабренең 1957 саны астындагы  " Коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар турында" боерыгын үтәү йөзеннән,  Әлмәт муниципаль районындагы   "Кайгырту” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планын раслады.

Әлеге план нигезендә "Юк Коррупция!" исеме астындагы мәгълүмати буклетлар эшләнде  һәм ИҮ “Волонтер”да катнашучылар аларны Әлмәт шәһәре халкына таратты.

Мәгълүмати стендта коррупциягә каршы юнәлештәге материал  урнаштырылды.   Шулай ук "Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре арасында   коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарның таләпләрен аңлату буенча җыелыш уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International