"Өмет чаткысы" үзәгендә спектакль күрсәттеләр

2016 елның 10 декабре, шимбә

Инвалидлар декадасы кысаларында Арча тернәкләндерү үзәгендә укучылар сараеннан бер төркем “Нәни артистлар” кунакта булды.

Низамиева Җамиля Исрафиловна җитәкчелегендәге “Кояшкай” курчак театры түгәрәгенә йөрүче балалар Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен куйдылар.

Үзәк карамагындагы балалар әкиятне бик зур кызыксыну белән карап утырды. Әкият музыка белән бергә үрелеп барды, сәхнә бизәлеше дә үзенә күрә үзнечәлекле иде. Балалар артисларны көчле алкышлар белән озатып калды.

Мондый очрашулар балаларда яхшы кәеф тудырырга, халык әкиятләре белән танышырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International