Әлмәт "Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире белән берлектә 9 нчы декабрь көнне Кама-Исмәгыйль авылына бардылар.
Әлеге күчмә чараның максаты булып өлкән яшьтә булган гражданнарга һәм инвалидларга өйдә социаль ярдәм күрсәтүгә кабул итү шартлары һәм социаль хезмәткәрнең эше турында аңлату торды.
Авыл халкы социаль хезмәт күрсәтү белән кызыксынды һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр гариза тапшырырга теләк белдерде.