Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина Кама Аланы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен танып-белү чарасы уздырды.
Чара башында китапханәче Вера Чупаева китапханә буенча экскурсия үткәрде. Биредә балалар уку залын күрде, абонемент алу турында белде.
Экскурсиядән соң укучыларга викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Китапханәче Людмила Трофимова балалар өчен бик күп кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Уенда катнашучылар рус халык әкиятләре, балалар язучыларына кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Очрашу ахырында китапханә хезмәткәрләре балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.