Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә физкультура инструкторы җитәкчелегендә пенсионерлар арасында боулинг буенча турнир үткәрелде.
Ярыш барышында катнашучылар ике командага бүленеп осталык һәм җитезлеккә көч сынашты.
Турнир ахырында катнашучыларга иганәче чаралары хисабына алынган символик бүләкләр тапшырылды.