Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе оештырылачак.
Ярминкәдә эш эзләүчеләргә "11№ Балалар бакчасы", «ЧОП Кеннард» ҖЧҖ, "Балалар сәнгать мәктәбе", "Үзәкләштерелгән бухгалтерия ММР", "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк.
Биредә машина йөртүче, хисапчы, фортепиано укытучысы, җыештыручы һ. б. һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара сәгать 09:00да башлана.