ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Геройлар көнен бәйрәм итү кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль педагог тарафыннан патриотик юнәлештәге чара үткәрелде. Чарада 4 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары катнашты.

 

2016 нчы елның  13 нче декабрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы һәм Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы белән берлектә билгесез солдат көненә багышланган  “Билгесез солдатка – һәйкәл” дигән патриотик кичә үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 25 кеше катнашты.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Җәлил" күңел ачу үзәгендә булып кайттылар. Биредә балалар "Моана" мультфильмы карады.

 

 

Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының волонтерлык отряды өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы мастер-класс узды.

 

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә концерт оештырылды.

 

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы һәм педагогы Вероника Евдокимова һәм Анна Трескина 10 мөмкинлекләре чикле бала белән дәрес үткәрде.

 

Кичә Балтач районында инвалидлар өчен массакүләм спорт чарасы узды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, шул исәптән социаль хезмәт алучылар шашка, шахмат, бочча һәм дартс уеннары буенча көч сынашты.

 

Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлгән "Ориентир" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итә.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында (6, 13 декабрь көннәрендә) Менделеевск районы администрациясендә һәм Балалар сәнгать мәктәбендә (9 декабрь көнне) "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International