Геройлар көнен бәйрәм итү кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль педагог тарафыннан патриотик юнәлештәге чара үткәрелде. Чарада 4 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары катнашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, очрашу Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлык турында белемне арттырырга ярдәм итте.