Кичә Балтач районында инвалидлар өчен массакүләм спорт чарасы узды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, шул исәптән социаль хезмәт алучылар шашка, шахмат, бочча һәм дартс уеннары буенча көч сынашты.
Чараның төп максаты булып дусларны очраштыру, аралашу, уртак чаралар планлаштыру торды.
Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.