Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә концерт оештырылды.
Чараның инициаторы булып Кукмара "Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Энҗе Якупова, музыка җитәкчесе Ләйсән Шакирова, татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Зөбәрҗәт Сәйфуллина торды.
Концерт барышында бию, җыр номерлары күрсәтелде, "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шигырьләр сөйләде.