Инвалидлар Декадасы кысаларында (6, 13 декабрь көннәрендә) Менделеевск районы администрациясендә һәм Балалар сәнгать мәктәбендә (9 декабрь көнне) "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәнең экспозициясендә 50дән артык эшләр тәкъдим ителгән. Әлеге эшләр чигү, бәйләү техникаларында башкарылган.