"Ориентир" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында мәктәп укучыларын эшче һөнәре белән таныштыралар

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлгән "Ориентир" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итә.

Әйтик, шушы көннәрдә 1 нче урта мәктәпнең 5, 6 сыйныф укучылары "Иллюзион" шәһәр кинотеатрында булдылар. Биредә укучылар эшче һөнәре турында видеофильм карадылар. Фильм тәмамлаганнан соң, һөнәрләр турында викторина үткәрелде. Иң актив укучыларга хезмәт белән тәэмин итү үзәгеннән сувенирлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International