"Изгелек" үзәгендә патриотик юнәлештәге чара узды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

2016 нчы елның  13 нче декабрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы һәм Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы белән берлектә билгесез солдат көненә багышланган  “Билгесез солдатка – һәйкәл” дигән патриотик кичә үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 25 кеше катнашты.

Кичәнең максаты булып патриотик рух формалаштыру һәм буыннар арасында узара элемтә яңарту, илебездә һәм дөньяда билгесез солдат һәйкәлләре белән танышу, җыр - шигырь авторларын һәм башкаручыларын искә алу торды.

Слайд-шоу, фотографияләр ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең әби-бабаларын искә төшерде һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International