ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 13 нчы декабрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 098 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 170 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечендә саклана.

 

7 нче декабрьдан алып 13 нчы декабрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 96 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 72 азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.

 

2016 нчы елның 13 нчы декабрь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1722 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 37 кешегә күбрәк.

 

Бүген Казан шәһәренең Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында Эш бирүче көне узды. Әлеге чарада "Кулонэнергомаш" АҖ һәм КПАТП № 9 ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина колледжы студентлары булып кайтты.

 

"Мин һөнәр сайлыйм" проектын тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 9 лицей базасында чара үткәрде.

 

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Э. Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары булып кайтты. Кунаклар үзәк карамагындагыларга "монотипия" техникасында мастер-класс үткәрде.

 

13 нче  декабрь көнне «Шатлык» приютында мәктәпкәчә балалар белән «Кышкы җәнлекләр» дип аталган  әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты булып кыргый җәнлекләр турындагы белемнəрен киңəйтү торды.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

 

Кукмара “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International