Шушы көннәрдә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина колледжы студентлары булып кайтты.
Учреждение белгечләр сүзләренчә, мондый очрашулар инде бер традициягә кереп килә.
Шулай итеп, булачак табиблар белгечләргә һәм учреждение карамагындагыларга алдагы бәйрәмгә әзерләнергә ярдәм итте. Чара барышында яшьләр өлкәннәр белән аралашты, музыкаль тамаша күрсәтте.