Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Э. Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары булып кайтты. Кунаклар үзәк карамагындагыларга "монотипия" техникасында мастер-класс үткәрде.
Интернат-йорт белгече Александр Окунев сүзләренчә, монотипия арт-терапиянең бер техникасы буларак билгеле. Техника ягыннан ул бик кулай һәм гади.
Икенче көнне Э. Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерт оештырды.