Үткән атнада республика эш бирүчеләре 2 956 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 13 нчы декабрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 098 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 170 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 29 522га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2986 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 649 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 336се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 38 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International