Бүген Казан шәһәренең Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында Эш бирүче көне узды. Әлеге чарада "Кулонэнергомаш" АҖ һәм КПАТП № 9 ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә сатулар буенча менеджер, баш конструктор, инженер-конструктор, хезмәт һәм җитештерү биналары җыештыручысы, урам себерүче, автоэлектрик, машина йөртүче, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 123 кеше килде. Алга таба эшкә урнашу өчен 7 кешегә юллама бирелде.