Инвалидлар Декадасы кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.
Чараның төп максаты булып "Талисман" отряды волонтерларының мөмкинлекләре чикләнгән балаларның проблемаларына игътибарын җәлеп итү торды.
Яңа Ел алдыннан волонтерлар иҗат остаханәләре һәм мастер-класслар үткәрде.
Приют педагоглары сүзләренчә, мондый чаралар укучыларның әхлакый сыйфатын үстерергә ярдәм итә.