13 нче декабрь көнне «Шатлык» приютында мәктәпкәчә балалар белән «Кышкы җәнлекләр» дип аталган әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты булып кыргый җәнлекләр турындагы белемнəрен киңəйтү торды.
Чара бер сюжет сызыгында үтте, балалар урманга җәнлекләрне күзәтергә кузгалды. Биредә исә, балаларның игьтибарын төсле, матур җәнлекләр җәлеп итте. Алар һәрбер җәнлекнең исемен дөрес әйтеп, аларның кышкы яшәү урыннарын, кышка азык әзерләүләрен атады.