2017 нчы елның 17 нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы һәм Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы белән берлектә "Табигать могҗизасы” дигән виртуаль экскурсия үткәрде.
Чараның максаты итеп презентация, рәсемнәр һәм слайдлар аша әйләнә-тирә мохитне, Ватаныбызның табигатенә мәхәббәт уяту, тыелган урыннарны саклап калу торды.
Табигать сөючеләрне атаклы Байкал күле ярларында урнашкан сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар бигрәк тә җәлеп итте.
Катнашучылар виртуаль экскурсиядән бик канәгәть калып, тәэсирләре турында рәсемнәр аша үзләренә охшаган хайваннарны, үсемлекләрне ясады. Үз тормышларын табигатькә багышлаган кешеләргә карата горурлык хисе кичерде.