"Тылсым" үзәге белгечләре педагогик ярдәм күрсәтә

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

"Равновесие" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече һәм социаль педагог "Алкоголь һәм хатын-кызның сәламәтлеге" дип исемләнгән чара үткәрде. Биредә ведомствоара учетта торучы хатын-кызлар катнашты.

Чараның максаты булып хатын-кызларга эчкечелекне тыярга өйрәтү торды.

Чара барышында “Алкогольның хатын-кыз организмына йогынтысы” темасына әңгәмә корылды. Ахырда барлык катнашучыларга да тематик буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International