Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше циклы исеме астында чаралар үткәрелә

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше эгидасы астында Бөгелмә "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне  спорт белән шөгыльләнүгә өйрәтәләр.

"Сәламәтлек әлифбасы" практик дәресләрендә балалар иң файдалы азык-төлек продуктлары, аларның витамин составын, нинди продуктлар кәефне күтәрергә булышуын ачыклады. Шулай ук, биредә балаларның иммунитет һәм тонусын арттыру өчен аромотерапия курслары да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International